• Русский
  • Татарча

Укучыларның проект эшчәнлеге теориясе һәм практикасы» онлайн конференциясе

2020 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының онлайн мәйданчыгында, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгариф» РФ дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Кече Шилнә урта мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә, «Укучыларның проект эшчәнлеге теориясе һәм практикасы» темасына конференция үткәрелде.

Конференция эшендә әлеге белем бирү оешмасы укытучылары проект-тикшеренү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү һәм укучылар фәнни җәмгыятен үстерү юнәлешләре турында хәбәрләр белән катнаштылар. Конференциянең модераторы һәм әйдәүче спикеры сыйфатында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы укытучылары И.М. Фокеева һәм Д.И. Улбутов чыгыш ясадылар.