• Русский
  • Татарча

«Укучыларның мотивациясен һәм өлгерешен арттыру коралы буларак дәресләрдә уңыш ситуациясен булдыру» вебинары

2020 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» РФ дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, Советлар Союзы Герое Чирков Михаил Алексеевич исемендәге Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе белән берлектә «Укучыларның мотивациясен һәм өлгерешен арттыру коралы буларак дәресләрдә уңыш ситуациясен булдыру» дигән темага вебинар үткәрделәр.

Вебинарда “Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич исемендәге Кама Тамагы кадетлар мәктәп-интернаты”, “Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы”, “Минзәлә кадет мәктәп-интернаты” һәм “Байкиев К.С. иесемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе”нең педагогик хезмәткәрләре катнашты.

Вебинарда мотивацияне арттыру, шулай ук кадет мәктәбенең укучыларының өлгерешен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды. “Советлар Союзы герое Чирков Михаил Алексеевич исемендәге Кама Тамагы кадет мәктәп-интернаты” педагог-психологы Н.И. Гыйзатова Кадет мәктәбендә мотивация үсеше үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук директорның укыту эшләре буенча урынбасары Семагина Н.Г. үзенең эшләнмәләре белән уртаклашты.

Семинарда катнашучылар актив рәвештә фикер алыштылар, укучыларның мотивациясен һәм өлгерешен арттыру буенча үз технологияләре һәм алымнары белән уртаклаштылар.

Вебинарда катнашучыларның барысы да актив эштән соң үзләренең педагогик идеяләре белән уртаклашу мөмкинлеге алды.

Эш онлайн-режимда узды. Чара барышында катнашучылар турыдан-туры чыгыш ясаучыларга гына түгел, ә үз сорауларын чатта конференцияләрдә дә яза алдылар.

Куратор - ТР Мәгарифне үстерү институты лингвистика лабораториясенең фәнни хезмәткәре Логинова Р.М.