• Русский
  • Татарча

Югары Ослан муниципаль районында «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юллары: нәтиҗәле белем бирү технологияләре» темасына семинар

2020 нче елның 29 нчы сентябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм 2020 нче елда «Мәгарифне үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында Югары Ослан гимназиясе базасында «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юллары: нәтиҗәле белем бирү технологияләре» темасына муниципаль семинар үткәрде.

Муниципаль семинар эшендә Югары Ослан муниципаль районының 17 гомуми белем бирү оешмасыннан 70 педагогик хезмәткәр катнашты. Семинарны Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы Касимов В.В. һәм УМЭ буенча проректор Сагеева Г.Х. ачып җибәрделәр. Семинарда катнашучыларда “Хезмәттәшлек итәргә өйрәнәбез” дигән интерактив подиум-сессия кызыксыну уятты. Аны ТР Мәгарифне үстерү институтының лингвистика лабораториясе мөдире Иванова Л.Ф. һәм Әлмәт шәһәренең “Менеджер” 23 нче урта мәктәбе директоры Резаева Е.Н. алып барды. Семинарда катнашучыларның барысы да практик юнәлтелгән мәйданчыкларның (4 төркем буенча мастер-классларның) креативлыгын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея