• Русский
  • Татарча

«Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында: «Белем бирү сыйфаты: дидактик алымнар һәм методик чишү юллары» семинары

2020 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән, «Белем бирү сыйфаты: дидактик алымнар һәм методик чишү юллары» семинары форматында ТР Буа муниципаль районының Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары өчен вариатив чара үткәрде.

Семинарның максаты: укучыларның белем бирү өлкәсендәге казанышларының сыйфатын бәяләүне гамәлгә ашыру өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең предмет һәм методик һөнәри компетенцияләрен камилләштерү.

Семинарның төп модераторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Р.Г. Хәмитов булды. Семинар кысаларында Буа муниципаль районы Боерган урта мәктәбе директоры А.И. Емельянов, директор урынбасары Т.М. Проворова, «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ баш белгече И.Х. Төхвәтуллин чыгыш ясадылар.

Семинарда катнашучылар тәкъдим ителгән материалның югары мәгълүматлылыгын һәм актуальлеген билгеләп үттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Программа кураторы - ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Г.Р..

Фотогалерея