• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Антоново урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

2020 елның 28 сентябрендә «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе уку нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Антоновка урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында семинар-практикум форматында кыска вакытлы чара үткәрде.

Семинар-практикум гомуми белем бирү педагогик хезмәткәрләренең предмет һәм методик һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатларында үткәрелде. Әлеге чарада мәктәпнең педагогик хезмәткәрләре коллективы катнашты.

Программада заманча дәресне конструкцияләү һәм проектлау алымнары, уку процессын оештыруның дистанцион формасы үзенчәлекләре, укучыларның белем сыйфатын күтәрү өчен заманча белем бирү технологияләрен куллану ачылды.

Семинар-практикум тере аралашу формасында узды.

Фотогалерея