• Русский
  • Татарча

Рус теленнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабына әзерлек буенча бюджеттан тыш курслар тәмамланды

2020 елның 21 - 26 сентябрендә Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының рус теле һәм әдәбияты укытучылары «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру контекстында рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этапларына әзерлек системасы» квалификациясен күтәрүнең бюджеттан тыш өстәмә һөнәри программасы буенча укулар узды. Анда һәр тыңлаучыга 36 сәгать күләмендә укулар үткәрелде (куратор – Михеев А.В.).

Укытуның максаты - төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга әзерлек өлкәсендә рус теле һәм әдәбияты укытучысының һөнәри компетенцияләрен камилләштерү.

Укыту дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып үткәрелде. Тыңлаучылар ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында дистанцион модуль узганнан соң кирәкле белешмә материаллар, лекцияләр, видеоматериаллар, үтәү өчен кирәкле биремнәр урнаштырылган Google classroom платформасына кушылдылар. Лекцияләрне тыңлаганнан соң педагоглар узган тема буенча билгеле бер биремнәр үтәргә тиеш иделәр. Әлеге биремнәр тыңлаучыларга тел белеменең төрле бүлекләре буенча белемнәрен яңартырга, университет елларында өйрәнелгән темаларны искә төшерергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, алдан язылган лекцияләр урнаштырылган ике YouTube канал булдырылды. Бу материалга тыңлаучылар Google classroom да теге яки бу тестны үтәгәндә кыенлыклар килеп чыкканда мөрәҗәгать итә алдылар.

Лекцияләр һәм практик дәресләр Zoom платформасында узды. Укытучылар Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты укытучылары һәм рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этаплары жюри әгъзалары лекцияләрен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм практик дәресләрдә катнаштылар.

Йомгаклау аттестациясе рус теле һәм әдәбияты буенча муниципаль этапның олимпиада биремнәре проектларын яклау рәвешендә үткәрелде. Тулаем алганда, аттестация комиссиясе проектларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Алга таба авторларның олимпиада биремнәрен педагоглар рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына әзерләнгәндә үз дәресләрендә куллана алачак.

Тыңлаучылар квалификация күтәрү курсларын уздыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләделәр һәм Татарстан Республикасы ИРО социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләк белдерделәр.