• Русский
  • Татарча

«Белем сыйфатын күтәрү максатларында укучыларны ДЙАга системалы әзерләүне оештыру» онлайн конференциясе

2020 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының онлайн-мәйданчыгында, уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» РФ дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, Чүпрәле районы Иске Ишле урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, «Белем сыйфатын күтәрү максатларында укучыларны ДЙАга системалы әзерләүне оештыру» темасына конференция үткәрелде.

Чара программасы нигезендә, аерым фәннәрне укытуның сыйфатын күтәрү юнәлешләре турында әлеге мәктәп укытучылары, шулай ук партнер мәктәбе педагоглары чыгыш ясады. Конференциянең модераторы һәм әйдәүче спикеры сыйфатында ТР Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы укытучылары И.В. Сафронова һәм Д.И. Улбутов чыгыш ясадылар.