• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алу өчен конкурс сайлап алуы

2020 елның 22 сентябреннән 25 сентябренә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алу өчен конкурс сайлап алуының беренче этабы узды. Бу бәйге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының иң яхшы педагогик коллективларын ачыклау һәм бүләкләү максатларында үткәрелә. 2020 елда конкурста Татарстан Республикасының 44 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнаша.

Конкурс сайлап алуының беренче этабын бәяләү критерийлары:

  • проектның конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү максатларына туры килүе;
  • проектны хәл итүгә юнәлдерелгән бурычларның актуальлеге;
  • проектның ресурс белән тәэмин ителеше (проектны тормышка ашыру өчен кадрлар, методик, матди-техник һәм башка шартлар булу);
  • проект чараларының проектны тормышка ашыруның көтелгән нәтиҗәләренә туры килүе;
  • проектка ихтыяҗ һәм тәкъдим ителгән проектны массакүләм практикада (тиражлау) куллану мөмкинлеге.

Конкурс комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре - мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Латыйпова Р.И. һәм КДиНООның өлкән укытучысы Мифтахетдинова Н.Р. катнашты.

Фотогалерея