• Русский
  • Татарча

«Яндекс» компаниясе вебинарлар үткәрү турында хәбәр итә

Хөрмәтле коллегалар!

«Яндекс» компаниясе («Яндекс.Учебник» сервисы, «Я Учитель» педагогларны үстерү программасы) октябрьдә вебинарлар уздыру турында хәбәр итә ( график).

Вебинарлар мәгълүмати-гамәли характерда. Вебинарда катнашу нәтиҗәләре буенча сертификатлар бирелми. «ЯНДЕКС» ҖЧҖ белем бирү хезмәте күрсәтми.
Белешмә өчен:

«Яндекс.Учебник» - укытучылар өчен бушлай сервис, аның буенча илдә 1,9 миллионнан артык укучы укый. Аның китапханәсе математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья буенча 350 меңнән артык биремне үз эченә ала. Барлык биремнәр дә ФГОСны исәпкә алып, методистлар тарафыннан төзелгән һәм теләсә кайсы укыту программасына туры килә.

«Я Учитель» - педагогларны үстерү программасы, ул балаларны заманча дөньяда уңышлы укыту өчен кирәкле булган белем бирү күнекмәләрен һәм практикаларын үзләштерергә ярдәм итә.

Бу проектларның барысын да Яндексның белем бирү инициативасы — технологияләр ярдәмендә белем бирү мохитен яхшырту программасы берләштерә. Белем бирү инициативасы кысаларында Яндекс Россиядә технологик белем һәм фәнне хуплый, кешеләргә цифрлы күнекмәләрне яхшыртырга ярдәм итә, укытучыларның мөмкинлекләрен киңәйтә һәм технологияләрнең уку процессларына уңай тәэсир итү идеясен алга этәрә.


Теркәлү өчен сылтамалар белән вебинарлар үткәрү графигы (3 биттә)