• Русский
  • Татарча

Республика остазлар советының онлайн-марафоны

2020 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, ТР Остазлар советының чаралар планы нигезендә, «Челтәрле үзара хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның остазлыгын оештыруның төбәк системасы» РАО инновацияләр мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында, 146 нчы «Ресурс» лицее белән берлектә, ТР МР педагог-остазлары өчен «Остазлык практикалары: эш тәҗрибәсеннән» дип аталган Республика гамәли-юнәлешле семинар (вебинар) үткәрде.

Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. 146-нчы номерлы «Ресурс» лицеенда остазлыкны үстерү тәҗрибәсе, Д.С. Кәримова, 146 нчы «Ресурс» лицее директоры;
  2. Педагогның профессиональ һәм шәхси үсешендә остазның роле, С.Т. Рахманова, 146 нчы «Ресурс» лицееның укыту эшләре буенча директор урынбасары;
  3. Яшь педагогларның һөнәри компетенцияләрен арттыру факторы буларак кураторлык методикасы, Р.Р. Халиуллина, 146 нчы «Ресурс» лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;
  4. Остазлыкның корпоратив моделе. Остазның һәм проект командасының үзара хезмәттәшлеге, Р.Р. Садыйкова, 146 нчы «Ресурс» лицееның инглиз теле укытучысы;
  5. Остаханә практикасы: укучыларның проект эшчәнлегендә soft skils һәм команда кыйммәтләрен формалаштыру, О.Н. Константинов, 146 нчы «Ресурс» лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;
  6. Нәтиҗәләр ясау, фикер алышу, сорауларга җаваплар, Г.А.Зияева, ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәгариф үсеше стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге директоры.

Язмага сылтама: https://drive.google.com/file/d/1yqO9prSaKzF2lToxtk-pNWyL4zopzOb1/view?u...