• Русский
  • Татарча

Цифрлы технологияләр буенча мәктәп тьюторларына һәм гомуми белем бирү оешмалары педагогларына ярдәм өчен семинар

2020 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру һәм «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП эшчәнлеген тормышка ашыру кысаларында педагогларга һәм мәктәп тьюторларына цифрлы технологияләр буенча ярдәм итү өчен «Белем бирү нәтиҗәләренең сыйфаты факторы буларак заманча цифрлы технологияләрне куллану: эш тәҗрибәсеннән» темасына гамәли-юнәлешле семинар (вебинар) үткәрде.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектларының 1624 педагогик хезмәткәре катнашты: Мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, белгечләр, методистлар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, шул исәптән 2019 елда цифрлы технологияләр буенча укулар узган тьюторлар.

Семинарда катнашучыларның барысы да электрон рәвештә сертификатлар алачак.

Киләсе семинар 2020 елның 30 сентябрендә узачак.

Теркәлү өчен сылтама: https://clck.ru/R3JzD