2020 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, уңайсыз социаль шартларда эшләүче һәм белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасы Сарман МР Саклау-Башлык урта мәктәбе белән берлектә, «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатларында ата-аналар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен шартлар тудыру» темасы буенча вебинар үткәрелде, вебинарда мәктәпнең 19 педагогик хезмәткәре катнашты.
Төп доклад белән татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Л.Г. Гыйләҗева чыгыш ясады. Аның чыгышы барышында түбәндәге сораулар ачылды: мәктәп һәм гаиләнең белем бирүнең сыйфатын күтәрү шарты буларак үзара бәйләнеше; ата-аналар белән партнерлык мөнәсәбәтләре; ата-аналар белән аралашуның ачык-мәгълүмати формалары.
Вебинарда катнашучыларның бәяләве буенча, чыгышлар педагогның практик эшчәнлегендә куллану күзлегеннән кызыклы һәм файдалы булды.