• Русский
  • Татарча

6-8 нче сыйныфларда апробацияләнүче «Сәлам!» УМК буенча эшләүче авторлар һәм укытучылар белән киңәшмә

2020 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты базасында 6-8 нче сыйныфларда апробацияләнүче «Сәлам!» УМК буенча эшләүче авторлар һәм укытучылар белән киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмә эшендә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинов Р.Р., татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Гыйләҗева Л.Г., «Сәлам!» УМК апробациясендә катнашучы авторлар һәм укытучылар катнашты.

Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • «Сәлам!» УМК ярдәмендә 6 нчы сыйныф укучыларын татар теленә өйрәтү бурычларын тормышка ашыру;
  • 6-8 сыйныфлар өчен «Сәлам» УМК апробациясе буенча юл картасы белән танышу;
  • 2020/2021 уку елында «Сәлам» УМК буенча эшләүче укытучыларга методик ярдәм оештыру;
  • 6 сыйныф өчен «Татар теле» курсы буенча укучыларның уку казанышларына педагогик мониторинг үткәрү.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, киңәшмә Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында «Сәлам!» укыту-методик комплексын апробацияләү һәм гамәлгә кертү буенча киләчәк эшчәнлекне оештыру өчен эффектив һәм нәтиҗәле булды.

Каралган мәсьәләләр буенча фикер алышу йомгаклары буенча киңәшмәдә катнашучылар карар кылдылар:

  1. 6-8 нче сыйныфлар өчен «Сәлам!» УМК апробациясен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан эшләнгән юл картасы нигезендә фәнни-методик һәм оештыру-консультация эшләрен тәэмин итүне тормышка ашыру.
  2. 2020/2021 уку елында 6-8 сыйныфлар өчен «Сәлам!» УМК фәнни-методик тәэмин итү һәм гамәлгә кертү эшен дәвам итәргә.