• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман шартларында тарих һәм җәмгыять белеме укыту үзенчәлекләре» семинары

2020 елның 16 сентябрендә «Хәзерге заман шартларында тарих һәм җәмгыять белеме укыту үзенчәлекләре» темасына республика семинары үткәрелде.

Семинарда 10-11 сыйныфларда тарихны өйрәнүнең сызыкча системасына күчү шартларында тарих һәм җәмгыять белемен өйрәнүнең оештыру-методик аспектлары турында фикер алыштылар. ТР Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы Фокеева Илсөя Мансур кызы тарих укытучыларының тарихны өйрәнүнең сызыкча системасына күчү белән бәйле проблемаларын билгеләп үтте.

ММҮ методисты Рицкий Вадим Викторович һәм ф.ф.к., «А.С. Пушкин исем. 78 нче лицей»ның директор урынбасары, Мухтярова Эльмира Исхак кызы Яр Чаллы шәһәренең мәгариф оешмаларында Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру буенча Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары берләшмәсе эшчәнлеге тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.

Укытучының төп документы буларак эш программасына карата таләпләрне «Академик К.А. Вәлиев исем. 2 нче лицей»ның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигаева Елена Николаевна актуальләштерде.

Мәгарифне үстерү стратегияләрен тормышка ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Исланова Нина Николаевна «Заманча мәгариф: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр»электрон фәнни-методик журналында укытучыларның фәнни тикшеренүләре һәм мәкаләләре белән бәйле мәсьәләләрне яктыртты.

Семинар эшендә ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре доцент Сафронова И.В. һәм доцент Улбутов Д.И. катнашты.