• Русский
  • Татарча

Татарстанда финанс грамоталылыгын укытуның иң яхшы методикаларын сайлаячаклар

Ел саен үткәрелә торган «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсы Татарстанда уза.

Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Казан регионара методик үзәге белән берлектә үткәрә.

Теләсә нинди педагог балаларның һәм яшүсмерләрнең финанс белемен арттыруга юнәлдерелгән автор методик эшләнмәләрен тәкъдим итә ала. Бу, мәсәлән, уен формасында дәресләр яки факультатив дәресләр булырга мөмкин.

Конкурс инде дүртенче тапкыр уздырыла. Аның белән Татарстан педагоглары гына кызыксынмый, үз эшләнмәләрен Россия Федерациясенең башка субъектларыннан да катнашучылар җибәрә.

Конкурска гаризалар сентябрь ахырына кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны телефон аша белергә була: +7 (843) 235-05-28.

Педагогик осталык конкурсы нигезләмәсе