• Русский
  • Татарча

"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсы

2020 елның 16 сентябрендә Казан шәһәре Совет районының 175-нче номерлы гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы старт алды.

Өч көн дәвамында эксперт комиссиясе Татарстан Республикасы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәресләрен һәм мастер-классларын бәяләячәк. Эксперт комиссиясе составында ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре - татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р. Шәмсетдинова һәм өлкән укытучы Г.В. Һадиева эшли.

Фотогалерея