• Русский
  • Татарча

«Белем бирү нәтиҗәләре сыйфаты факторы буларак заманча цифрлы технологияләрне куллану» семинары

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Белем бирү нәтиҗәләре сыйфаты факторы буларак заманча цифрлы технологияләрне куллану» темасына семинарлар үткәрә. 2020 елның 16 һәм 23 сентябрендә узачак семинарларда катнашу өчен гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре: Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, белгечләр, методистлар, белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагоглары, цифрлы технологияләр буенча тьюторлар, шул исәптән 2019 елда укуларын узган тьюторлар чакырыла.

Билгеләнгән вакытта семинарга тоташу өчен, теркәлгәннән соң алынган сылтаманы күчереп алырга һәм үз җайланмаларыгызда (ПК, планшет, смартфон һ.б.) сакларга кирәк.

Теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон адреска семинарда катнашучы сертификаты җибәреләчәк.

 

16 сентябрьгә семинар программасы

Теркәлү өчен сылтама: https://clck.ru/QkhKT

  1. «Mentimeter – реаль вакыт режимында элемтәгә керү мөмкинлеге белән презентацияләр булдыру өчен кушымта» – Галиева Айсылу Зөфәр кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре.
  2. «Bandicam - экраннан видео булдыру программасы» – Галиева Айсылу Зөфәр кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре.
  3. «Padlet онлайн-сервисын кулланып укучыларның уртак эшчәнлеген оештыру» – Гаязова Нурия Тәлгать кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре.

Семинарда нәтиҗәле эшләү өчен браузерга параллель рәвештә керү мөмкинлеген бирә торган җайланма (ноутбук, ПК, планшет, смартфон һ.б.) кулланырга, сылтамалар буенча күчәргә, яңа кертемнәр ачарга киңәш итәбез.

 

23 сентябрьгә семинар программасы

Теркәлү өчен сылтама: https://clck.ru/QkjoM

  1. «Педагоглар үсешенең индивидуаль траекториясе мисалында Иннополис лицееның бердәм цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру» - Сулимова Надежда Алексеевна, директор; Тиличеев Михаил Сергеевич, Иннополис лицееның мәгарифне мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары.
  2. «Белем бирү учреждениесе белән идарә итүне оптимальләштерү факторы буларак мәктәпнең мәгълүмати-белем бирү мохите» - Волик Ольга Николаевна, Казан шәһәре Яңа Савин районы 177-нче номерлы лицееның мәгълүматлаштыру буенча методисты.
  3. «ЦББР белән педагогның проект, фән һәм тәрбия эшчәнлеге буенча автомат статистика» - Комеко Динә Азат кызы, «ЯКласс» компаниясенең Татарстан Республикасында региональ вәкиле.
  4. "Мәктәпнең цифрлы мохитен үстерү өчен белем бирү платформаларының мөмкинлекләре" - Казан шәһәре Совет районының 167 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Николаев Эдуард Николаевич.