• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясе мәгариф оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы инновацион эшчәнлеге» вебинары

2020 елның 1 июнендә “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белгечләре тарафыннан оештырылган дәүләт биреме кысаларында туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының инновацион эшчәнлеге” темасы буенча Россия Федерациясе туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар булды. Чарада Россия Федерациясе субъектларының 140 педагогик хезмәткәре катнашты.

Доклад белән чыгыш ясадылар:

  • «Метпредмет дәресе үзенчәлекләре» темасына - Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты;
  • «Интеллект карта» алымын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану» темасына - Хадиева Гөлнара Васил кызы, ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы.

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Россия Федерациясе төбәкләренә туган (татар) телен һәм әдәбиятын саклап калуда методик ярдәм күрсәтә.