• Русский
  • Татарча

«Җәйге мәктәп яки шәһәр яны лагере шартларында балаларның ял эшчәнлеген оештырганда традицион мәдәният формаларын куллану» иҗат лабораториясе

2020 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Традицион мәдәният һәм мәгариф киңлеге» Федераль инновацион мәйданчыгының белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында онлайн режимында «Җәйге мәктәп яки шәһәр яны лагере шартларында балаларның ял эшчәнлеген оештырганда традицион мәдәният формаларын куллану» дигән иҗади лаборатория үткәрелде.

Катнашучылар халык мәдәнияте кыйммәтләренә нигезләнгән балалар һәм яшүсмерләр лагерьлары өчен белем бирү программаларын булдыру алымнары турында белделәр. Бер көнлек туристик-туган якны өйрәнү квестлары үткәрү тәҗрибәсе белән таныштылар.

Педагогик җәмәгатьчелек игътибарына беренче тапкыр Татарстанның рус авылларыннан язылган халык уеннары циклы тәкъдим ителде. Лабораторияне үткәрү барышында кул астындагы табигый материал кулланыла торган халык хәрәкәтчән уеннарының физик культура белән шөгыльләнүнең альтернатив формасы була алуы, шулай ук балаларның ял вакытының алыштыргысыз бер өлешен тәшкил итә алуы күрсәтелде.

Иҗади лаборатория эшендә төрле дәрәҗәдәге мәгариф педагоглары катнашты.

Укуларны этномәдәни белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, ТР Мәгарифне үстерү институты укытучылары үткәрде.

Иҗат лабораториясен үткәрү нәтиҗәләре буенча катнашучыларга электрон сертификатлар тапшырылды.