• Русский
  • Татарча

2020 елның 23 июнендә Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге ачык вебинар үткәрә

Хөрмәтле коллегалар!

Үзизоляция һәм читтән торып эшләү чорында Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге мәктәпкә һәм мәктәп китапханәсенә ярдәм итү өчен бик күп дистанцион чаралар үткәрде, бу чаралар китапханәче-педагогларга ярдәм итә алдылар һәм файдалы булдылар.

Җәйге яллар башланыр алдыннан соңгы айларның эшенә нәтиҗә ясау өчен йомгаклау вебинары оештырыла.
Вебинар 2020 елның 23 июнендә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә булачак.

Ул гадәти булмаган форматка ия булачак. Мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре сезнең белән турыдан-туры аралаша алачак. Сез мәктәп китапханәләрен үстерү һәм мәгълүмат-китапханә үзәкләре булдыру темасына төрле сораулар бирә аласыз, ә вебинарны оештыручылар аларга туры эфирда җавап бирергә тырышачаклар.

Сорау бирү өчен электрон Google-формасын тутырырга кирәк:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfpUcX3_9pvLz2qQdjR5yhrUFOaohie...

Әгәр вебинар барышында "К.Д. Ушинский исемендәге китапханә" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре барлык сорауларга да җавап бирергә өлгермәсәләр, җавапларны соңрак сезнең электрон почта адресына юллаячаклар, шулай ук җавапларны ФИМЦ сайтында "Еш бирелгән сораулар" (FAQ) бүлегендә урнаштырачаклар.

Теркәлергә: http://b56968.vr.mirapolis.ru/mira/Do?id=130&s=yYUN7Bxv0dpzx59x8WIQ&type...