• Русский
  • Татарча

«Укучыларның һөнәри үзбилгеләнешен заманча технологияләр һәм психологик-педагогик тәэми итү методлары» темасына мастер-класс форматында вариатив чара

2020 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә, региональ проектларны гамәлгә ашыру, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыру чаралары һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программалары кысаларында «Укучыларның һөнәри үзбилгеләнешен һөнәри-педагогик тәэмин итү заманча технологияләр һәм ысуллары» темасы буенча мастер-класс форматында вариатив чара оештырды һәм уздырды. Чарада Әгерҗе муниципаль районы Кучук һәм Кадрәк мәктәпләренең 45 педагогы катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Шәрифҗанова К.Ш., «Яшьлек» балалар (яшүсмерләр) үзәгенең методик бүлеге мөдире А.А.Епифанова Татарстан Республикасында һәм дөньяда һөнәри юнәлеш бирү эшенең үзенчәлекләре белән таныштырдылар, үсмерләрнең һөнәри үзбилгеләнешен психологик-педагогик тәэмин итүнең асылын ачтылар. Профориентация эшенең төп юнәлешләре: диагностик, консультатив, мәгърифәтчелек, коррекцион-үстерү юнәлешләре каралды. Яшүсмерләрнең һөнәри яктан мөһим сыйфатларын, осталыгын һәм күнекмәләрен үстерү ысулларына һәм һөнәри диагностикага аерым игътибар бирелде.

Эш онлайн-режимда узды, чыгыш ясаучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ә чатта мастер-класста катнашучылар белән актив элемтә алып барылды.

Чара материаллары (тезислар һәм презентацияләр) катнашучыларга җибәрелде.