• Русский
  • Татарча

Яр Чаллы шәһәренең «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе» базасында педагоглар өчен семинар

2020 елның 15 июнендә белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында мәгарифне үстерү системасының стратегик өстенлеге буларак тәрбия» темасы буенча онлайн-семинар узды.

Чарада Яр Чаллы шәһәре “Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе”нең 19 педагогы катнашты. Программаның кураторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты З.И. Җамалетдинова.

Семинарның төп темасы буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртип профилактикасы лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Шәехов Марат Рәшит улы чыгыш ясады. Үз чыгышында ул мәгариф оешмаларында тәрбия процессын регламентлаучы норматив документларга тукталды, шулай ук аларны тәрбия процессын проектлауда куллану буенча тәкъдимнәр бирде. Моннан тыш, сыйныф җитәкчесенең нәтиҗәле эшен оештыру, аерым алганда, сыйныфның тәрбияви эшен планлаштырганда һәм сыйныф сәгатьләрен уздырганда киңәшләр бирелде.