• Русский
  • Татарча

ТР Алексеевск муниципаль районы методистлары, муниципаль һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен онлайн-режимда семинар

2020 елның 4 июнендә методистлар, ТР Алексеевск муниципаль районының район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен «Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын камилләштерү: район һәм мәктәп җитәкчеләренең эшен планлаштыру һәм аналитик эшчәнлеген формалаштыру; мәктәптә методик эшне оештыру» темасы буенча дәүләт биреме кысаларында «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең методик эшен үстерү бүлеге тарафыннан онлайн-режимда семинар үткәрелде.

Модератор: ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты О.В.Мартьянова.

Вебинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • «Һөнәри стандарт кысаларында методик берләшмә җитәкчесе тарафыннан укытучының һөнәри компетентлыгын формалаштыру», ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты О.В.Мартьянова;
  • «Белем бирү оешмасында методик эшне оештыру: бердәм методик тема, планлаштыру һәм аналитик эшчәнлек», ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Л.К.Хисматова.