• Русский
  • Татарча

«Белем бирүнең сыйфатын күтәрүнең нигезе буларак, укыту-тәрбия процессын грамоталы оештыру» вебинары

2020 елның 1 июненнән 4 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда “Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, Сарман Республикасының “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе” белән берлектә, «Белем бирү сыйфатын күтәрүнең нигезе буларак уку-тәрбия процессын грамоталы оештыру» темасы буенча вебинар үткәрелде. Чарада Сарман муниципаль районы “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 19 педагогик хезмәткәре катнашты.

Программа кураторы - ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Л.Г. Гыйләҗева.

Семинар программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. «Дәрес эшчәнлеген оештыруга яңа таләпләр: дәрес эчтәлеге, структура үзенчәлекләре, анализ» – ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рүзилә Фердавис кызы.
  2. «Укытучының федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында бәяләү эшчәнлеге» –ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы.
  3. «Хәзерге шартларда мәктәптә тәрбия процессын проектлау» – ТР Мәгарифне үстерү инстиутының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртип профилактикасы лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна.