• Русский
  • Татарча

«Инновацион технологияләр куллану аша белем бирү сыйфатын арттыру юллары» вебинары

2020 елның 3-5 июнендә белем бирү сыфаты түбән һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында «Инновацион технологияләр куллану аша белем бирү сыйфатын арттыру юллары» темасына вебинар узды.

Вебинарда Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы "Актүбә ш.т.б. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе", "Актүбә ш.т. б. 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе", "Азнакай ш. 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" укытучылары катнашты.

Программаның кураторы - ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Хадиева Гөлнара Васыйл кызы. Доклад белән түбәндәге ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре чыгыш ясады: укыту-методик эш буенча проректор Г.Х. Сагеева; педагогның һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү бүлегенең фәнни хезмәткәре Р. М. Әхмәтшина; тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе мөдире М.Р. Шәехов; татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Г.В. Һадиев.

Вебинар программасында түбәндәге сораулар каралды:

  • белем бирү сыйфатын бәяләү;
  • укытучының сыйфатын бәяләүдә компетентлы якын килү;
  • заманча белем бирү технологияләре;
  • мәктәп эчендәге мониторинг.

Вебинар ахырында чыгыш ясаучылар педагогларның сорауларына җавап бирделәр.