• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен вебинар

2020 елның 5 июнендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгариф идарәсе теориясе һәм практикасы кафедрасы Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен вебинар форматында семинар үткәрә.

Тема: «Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль проблемалары: белем бирү нәтиҗәләрен контрольдә тоту»

Модератор: ТР Мәгарифне үстерү институтының мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты И.Р. Идрисов.

Вебинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  1. Интерактив нигездә, мәктәп процессларының сыйфатын күтәрү коралы буларак үзаудит. Идрисов Ирек Рәхимҗан улы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты
  2. Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы: мәгариф оешмасын регламентлау, эшләтү, үз-үзеңне тикшерүдә роле. Яковлева Людмила Александровна, Казан шәһәре Идел буе районының "40 нчы гимназия"се директоры
  3. Белем бирү эшчәнлеге сыйфатын бәяләүнең эчке системасын оештыруның идарә аспектлары. Кинзябулатова Гөлназ Рамил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты

Керү режимы: https://youtu.be/kwdfy5Rbo2M