• Русский
  • Татарча

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларга белем бирүнең психологик-педагогик аспектлары» вебинары

2020 елның 2-3 июнендә “Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, уку нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрү буенча “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларга белем бирүнең психологик-педагогик аспектлары» темасына вебинар узды.

Чарада «ТР Буа районы Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Ташкичү төп гомуми белем бирү мәктәбе», «Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе», «ТР Буа МР мәгариф идарәсе» МКУ ның 25 белгече катнашты. Программаның кураторы - п. ф. к., Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире урынбасары Хәмитова Г.Р.

Вебинарның төп модераторы - пс.ф.к., ТР Мәгарифне үстерү институтының психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы доценты Кедрова И.А.. Үз чыгышында Ирина Анатольевна физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм интеллектуаль тайпылышлар булган балалар өчен ФГОСның теоретик һәм практик аспектларын ачты, инклюзив белем бирү процессын оештыруга - проектлау, тормышка ашыру, контроль мәсьәләләренә аерым басым ясады.

Вебинар нәтиҗәләре буенча үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре карала торган проблеманың актуальлеген һәм катнашучыларның вебинар эчтәлегеннән канәгать булуын раслады.

1
7