• Русский
  • Татарча

Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе өчен «Катлаулы тормыш хәлендә булган укучылар белән эшләү үзенчәлекләре» вебинары

2020 елның 26-27 май көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, 2020 елда белем бирү дәрәҗәсе түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләп килгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе» ДБМУ белән берлектә, «Катлаулы тормыш хәлендә булган укучылар белән эшләү үзенчәлекләре» темасына 4 сәгать күләмендә семинар-практикум (вебинар) уздырылды. Вебинарда тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе хезмәткәрләре һәм 21 педагог катнашты.

Вебинар темасы буенча төп докладта тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Башлай Э.Х., катлаулы тормыш хәлендә булган укучыларны мотивлаштыруның нәтиҗәле алымнары турында сөйләде. Мәктәп һәм сыйныф җитәкчесенең, вакыйгалар педагогикасы принципларына таянып, яңача тәрбия эшен планлаштыру кирәклеге турында мәсьәлә күтәрелде.

Лаборатория мөдире М.Р. Шаехов педагоглар өчен дәрестә укучыларны кызыксындыру ысуллары (26 май) һәм проблемалы зоналарны анализлау нигезендә тәрбия эшләрен проектлау (27 май) буенча практик дәресләр үткәрде.

Эш онлайн-режимда барды, чатта чыгыш ясаучының катнашучылар белән элемтәсе актив рәвештә хупланды, бу килеп туган сорауларга оператив җавап бирергә Һәм катлаулы ситуацияләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.

Вебинарда катнашучыларның сүзләренә караганда, чыгышлар педагогның гамәли эшчәнлегендә куллану өчен кызыклы һәм бик файдалы булды.

1
2