2020 елның 22 маенда «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, укыту нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгариф үсеше» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, «Белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк моделе нигезендә мәктәптә белем сыйфатын бәяләүнең эчке системасын модельләштерү» проблемасы буенча вебинар үткәрде.
Вебинарда Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе»ннән 30 педагогик хезмәткәр катнашты.
Вебинар программасы:
- Россиядә мәктәптә белем бирү сыйфатын бәяләүнең бердәм системасы;
- Белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк моделе;
- «Мәгариф минимумы» укыту технологиясе мисалында мәктәптә белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы моделен проектлау.
Программаның кураторы — Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының математика һәм табигый-фәнни белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Әхмәтшина Гөлфия Хәбри кызы.