• Русский
  • Татарча

ТР Тәтеш районы Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

2020 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында, ТР Тәтеш районы Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру факторы буларак, заманча технологияләрне куллану» темасына онлайн-семинар үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбенең 22 педагогик хезмәткәре катнашты. Программаның кураторы – ТР Мәгарифне үстерү стратегияләрен тормышка ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре Корнева Светлана Николаевна.

Семинар программасы:

  1. «Заманча мәгариф драйверлары, яки Киләчәк бүген башлана» – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Яковенко Татьяна Владимировна;
  2. «Педагогларның һөнәри үсеше факторы буларак заманча технологияләрне куллану» – Зияева Гульмира Акмаловна, ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге директоры;
  3. «Сыйныф җитәкчесе эшенең интерактив формалары» – ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм социаль тәртипне профилактикалау лабораториясе мөдире Шаехов Марат Рәшит улы;
  4. «Укыту-тәрбия процессында укучыларны психологик-педагогик яктан тәэмин итеп тору буенча методик рекомендацияләре» – ТР Мәгарифне үстерү институтының Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты Лушпаева Ирина Игоревна,
  5. «"ЯКласс" мәктәпләр өчен цифрлы белем бирү ресурсының мөмкинлекләре» – Комеко Дина Азатовна, Татарстан Республикасында ЯКласс компаниясенең төбәк вәкиле
  6. «Мәгариф веб-квесты» – ТР Мәгарифне үстерү институты мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре Корнева Светлана Николаевна