• Русский
  • Татарча

«Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында «ФГОС нигезендә (эш программалары конструкторы мисалында) эш программасын эшләү» вебинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, «Содружество» ҖЧҖ «Мәгариф инновацияләре өлкәсендә профессионаллар» берлеге белән берлектә 2020 елның 22 маенда 14:00 сәгатьтә «ФГОС нигезендә (эш программалары конструкторы мисалында) эш программасын эшләү» темасы буенча вебинарда катнашырга чакыралар.

Вебинар барышында эш программаларын төзүне норматив-хокукый яктан тәэмин итү, аларның эчтәлегенә карата таләпләр, шулай ук белем бирү оешмасы дәрәҗәсендә эш программасы структурасын унификацияләргә мөмкинлек бирүче конструкторны куллану мөмкинлекләре каралачак.

Вебинарның алып баручысы - «Мәгариф инновацияләре өлкәсендә профессионаллар» берлегенең гомуми белем бирү өлкәсендә инновацияләрне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Коровина Ольга Юрьевна.

Гомуми белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләрен вебинарда катнашырга чакырабыз.

Керү режимы: https://youtu.be/Jp5OtLYIEkE