• Русский
  • Татарча

«Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында «ФГОС нигезендә эш программасын эшләү (эш программалары конструкторы мисалында)» вебинары

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты», «Содружество» ҖЧҖ «Профессионалы в сфере образовательных инноваций» союзы белән берлектә 2020 елның 22 маенда 14:00 сәгатьтә «ФГОС нигезендә эш программасын эшләү (эш программалары конструкторы мисалында)» темасы буенча вебинарда катнашырга чакыралар.

Вебинар технологияләрне модернизацияләү һәм укыту эчтәлеген модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында яңа федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә конкрет өлкәләрне модернизацияләү концепциясен эшләү, мәгарифне үстерүнең региональ программаларына ярдәм итү һәм «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасыныкысаларында уздырыла.

Вебинар барышында эшче программаларны эшләүне норматив-хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләләре, аларның эчтәлекләренә таләпләр, шулай ук эш программасы структурасын белем бирү оешмасы дәрәҗәсендә унификацияләүче конструктор куллану мөмкинлекләре каралачак.

Вебинарны алып баручы – Коровина Ольга Юрьевна, «Профессионалы в сфере образовательных инноваций» берлегенең гомуми белем бирү өлкәсендә инновацияләрне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты.

Гомуми белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләрен вебинарда катнашырга чакырабыз.

Карау өчен сылтама вебинар үткәрелгән көнне ачык булачак.