• Русский
  • Татарча

«Дәресне проектлауга заманча алымнар» вебинары

19 майда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Дәресне проектлауга заманча алымнар» дигән вебинар үткәрделәр.

Семинар барышында түбәндәге сораулар каралды:

  • «Укытучы эшчәнлегендә трансформация: заманча дәрес» (дискуссияне ТР Мәгарифне үстерү институтының лингвистика лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Иванова Л.Ф. алып барды);
  • «Заманча дәрес ул, барыннан да элек — дәрес»» (Серяков М.А., мәктәп директоры);
  • «ФГОС СОО таләпләре кысаларында заманча дәресне проектлау» (Гисматуллина Д.А., уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы);
  • «Заманча дәресне проектлауның гомуми алымнары» (Петрова С.Т., ТР Кайбыч районының Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары).

«Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның танып-белү активлыгын үстерү» дигән практикумда төркем эшләрен үзпрезентацияләү белән төркем эшендә барлык катнашучылар да актив катнаштылар (1 нче төркем: Сахарнова О.А., директор урынбасары - “Дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш эшчәнлектә проект методын куллану"; 2 нче төркем: Камалиева Г.В., югары кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы - «Заманча дәрес кысаларында сәләтле балалар белән эшләү»).

Вебинар Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының педагогик хезмәткәрләрендә зур кызыксыну уятты. Вебинарда катнашучыларның барысы да вебинарның гамәли юнәлешле булуын һәм үз вакытында булуын билгеләп үттеләр.

Куратор ТР Мәгарифне үстерү институтының лингвистика лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Иванова Л.Ф.