• Русский
  • Татарча

Һөнәри яңадан әзерләү буенча һөнәри программаны гамәлгә ашыру кысаларында дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып стажировкалар һәм педагогик практиканы үткәрү турында

12 майдан 19 майга кадәр “ТР Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең лингвистик лабораториясе тарафыннан педагогик хезмәткәрләрен һөнәри яңадан әзерләү буенча “Немец теле. Икенче чит тел”, “Француз теле. Икенче чит тел” өстәмә һөнәри программалары буенча читтән торып белем бирү технологияләрен кулланып стажировка һәм педагогик практика оештырылды һәм уздырылды.

12.05.2020-14.05.20 көннәрне курсларны тыңлаучылар Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында виртуаль стажировка уздылар.

15.05.2020-19.05.2020 көннәрне һөнәри яңадан әзерләү курсларын тыңлаучылар дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып педагогик практиканы уңышлы үттеләр.

Стажировка һәм педагогик практика барышында курсны тыңлаучылар төрле онлайн-классларда, түгәрәк өстәлләрдә булдылар һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алышуда актив катнаштылар. Төркемнәрдә дәресләргә анализлар актив үтте. Шулай ук немец һәм француз телләре укытучысының дәрестән тыш эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде.

Йомгаклау көне видео-конференция режимында ZOOM платформасында узды. Педагогик практика җитәкчеләре (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының лингвистика лабораториясе мөдире, п.ф. к., доцент Иванова Л.Ф.; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты лингвистика лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, ф.ф.к., доцент Гизатуллина А. К.; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты лингвистика лабораториясенең фәнни хезмәткәре Логинова Р.М) шөгыльләрне һәм дәресләрне үткәрүнең нәтиҗәле һәм практик юнәлешле формасын билгеләп үттеләр.

35 тыңлаучының барысы да 50 сәгать күләмендә стажировка һәм педагогик практика программасын уңышлы үтәделәр.