• Русский
  • Татарча

Тәтеш муниципаль районының «Генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе» педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе» базасында «Белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру факторы буларак, заманча технологияләрне куллану» темасына онлайн-семинар үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе»нең 25 педагогик хезмәткәре катнашты. Программаның кураторы - ТР Мәгарифне үстерү институты мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре Корнева С.Н.

Семинар программасы:

  1. «Заманча мәгариф драйверлары, яки Киләчәк бүген башлана» – ТР Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Яковенко Татьяна Владимировна
  2. «Педагогларның һөнәри үсеше факторы буларак заманча технологияләрне куллану» – ТР Мәгарифне үстерү институтының мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге директоры Зияева Гөлмира Акмаловна.
  3. «Сыйныф җитәкчесе эшенең интерактив формалары» – ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм социаль тәртипне профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов Марат Рәшит улы.
  4. «Укыту-тәрбия процессында укучыларны психологик-педагогик яктан тәэмин итеп тору буенча методик рекомендацияләр» – ТР Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты Лушпаева Ирина Игоревна.
  5. «ЯКласс» мәктәпләре өчен цифрлы белем бирү ресурсының мөмкинлекләре» – Комеко Динә Азат кызы, ЯКласс компаниясенең Татарстан Республикасында төбәк вәкиле
  6. «Мәгариф веб-квесты» – ТР Мәгарифне үстерү институтының мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре Корнева Светлана Николаевна