• Русский
  • Татарча

«Петр I һәм минем төбәк» төбәк фәнни-гамәли конференциясе

2020 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Петр I нең 350 еллык юбилеена багышланган «Пётр I һәм минем төбәк» төбәк фәнни-гамәли онлайн конференциясен үткәрә. Аның исеме белән илебез тарихы, шул исәптән безнең регион тарихында кардиналь үзгәрешләр бәйле. Җирле төбәк тарихын, кече ватанны, үз гаиләсен Петр чорында өйрәнү шул чорның мәдәни-тарихи мирасын саклау эшендә беренче адым булып тора.

Петр I чорын өйрәнү, элеккечә үк, тарихи-иҗтимагый белем бирүдә әйдәп баручы темаларның берсе булып тора. Шуңа күрә әлеге конференция тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына тәҗрибә уртаклашу өчен эффектив мәйданчык булачак. Татарстан Республикасы һәм Идел буе регионының белем бирү учреждениеләре педагогик хезмәткәрләренең онлайн конференциясе эшендә катнашырга чакырабыз, алар хезмәттәшләре алдында һәркем өчен мөмкин булган платформаларның берсендә дистанцион режимда чыгыш ясый алалар. Шулай ук конференция эше нәтиҗәләре буенча «Заманча мәгариф: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» журналының тематик номеры чыгарылачак, анда катнашучыларның иң кызыклы мәкаләләре урын алачак. Конференциядә катнашу өчен, электрон теркәлү узарга һәм үз материалларыгызны түбәндәге сылтама буенча җибәрергә кирәк: https://forms.gle/JSE7Ey8wH6pCJ2t18, яисә 2020 елның 14 июненә кадәр QR-код буенча.


7