• Русский
  • Татарча

«Дистанцион укытуны гамәлгә кертү тәҗрибәсе» темасы буенча вебинар

Вебинарда катнаштылар:

  • Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясе администрациясе,
  • Яшел Үзән шәһәре 3 нче гимназиясенең дистанцион укытуны уңышлы оештыручы һәм гамәлгә ашыручы предмет укытучылары
  • партнер-мәктәпләрнең дистанцион укытуны уңышлы оештыручы һәм гамәлгә ашыручы укытучылары

«Дистанцион укытуны гамәлгә кертү тәҗрибәсе» вебинары дистанцион укытуны оештыруның төрле модельләрен тәкъдим итәргә, стандарт булмаган шартларда уку предметларын укыту һәм ДЙИга әзерлек тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек бирде.

Семинарда катнашучылар түбәндәге сорауларны карадылар:

  • Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә дистанцион укытуны оештыру модельләре.
  • Онлайн укытканда предметларны укыту үзенчәлекләре
  • Онлайн-уку шартларында укучыларның белемнәрен йомгаклау һәм арадаш билгеләре.

Вебинар программасы: https://clck.ru/NXhw8