• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Отар-Дубровка урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

2020 елның 18 маенда Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында, 2020 елда Түбән социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатыннан, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Отар-Дубровка урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Укучыларны төрле дәрәҗәдәге грантларда һәм конкурсларда катнашуга әзерләү» темасы буенча онлайн режимында семинар узды.

Чарада Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Отар-Дубровка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 12 педагогик хезмәткәре катнашты. Программаның кураторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова З.И.

Семинарның төп темасы буенча педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге башлыгы О.В. Мартьянова чыгыш ясады.

Ольга Валерьевна үз чыгышында Татарстан Республикасында уза торган әһәмиятле һөнәри конкурсларга, конкурс материалларын бәяләү критерийларына аерым басым ясады. Ул конкурсларга әзерлекнең төп мәсьәләләрен ачып, һөнәри компетентлыкны формалаштыруда һөнәри конкурсларның ролен билгеләп үтте.