• Русский
  • Татарча

«Дәрестән тыш чара-2020» методик эшләнмәләр республика конкурсы йомгаклары турында

Барлык катнашучыларны котлыйбыз!

«Дәрестән тыш чара-2020» методик эшләнмәләр республика конкурсына йомгаклар ясалды. Конкурста җиңүчеләр исемлеге белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2020 елның 15 маендагы 199 номерлы боерыгы кушымтасында танышырга мөмкин.

Конкурста җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар, конкурста катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Конкурста катнашу турында сертификатларны https://yadi.sk/d/3d1MF0ePO1K8Zw сылтамасы буенча йөкләп алырга мөмкин (Ctrl клавишасына һәм сылтамага басарга кирәк).

Игътибар итегез, сез җибәргән гаризалар буенча сертификатлар тутырылды.

«Дәрестән тыш чара-2020» республика методик эшләнмәләр конкурсының 15.05.2020г. № 199 республика конкурсы йомгаклары турында» Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе боерыгы.