• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү Зур фестиваленең онлайн-конференциясе!

2020 елның 14 маенда «Мәктәпкәчә белем бирү белән идарә итү: заманча таләпләр» темасына зур мәктәпкәчә белем бирү фестиваленең онлайн конференциясе узды.

Фестивальнең төп максаты - педагогларның һәм ата-аналарның гомуми һәм һөнәри культурасын күтәрү юлы белән мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә РФ дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга ярдәм итү, кызыксынган субъектларның игътибарын мәктәпкәчә белем бирү проблемаларын хәл итүгә җәлеп итү.

Трансляциянең модераторы - Мәскәү дәүләт гуманитар-технология университетының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы кафедрасы профессоры Майер Алексей Александрович.

Онлайн-конференция эшендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре, квалификация күтәрү курсларында тыңлаучылар катнашты (куратор - мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Латыпова Р.И.).

Трансляция барышында чарада катнашучылар заманча балалар белән идарә итү проблемалары турында фикер алыштылар, үз фикерләрен әйттеләр, эксперт белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук чараның гамәли-юнәлешле булуын һәм аны актуаль форматта оештыруны билгеләп үттеләр.

1




2

3
4
5
6
7
8
9
10
11
12