• Русский
  • Татарча

«Остазларның заманча кораллары: педагогик осталыкның таяну һәм үсеш ноктасы» темасы буенча семинар

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагогларын һәм педагог-остазларны чакырабыз.

«Остазларның заманча кораллары: педагогик осталыкның таяну һәм үсеш ноктасы» республика гамәли-юнәлешле семинары (вебинар) 2020 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтә узачак.

Семинар программасы:

  1. 2020 елда «Остазлык – яңа мөмкинлекләр территориясе» республикакүләм конкурсы йомгаклары
    Зияева Гөлмира Акмал кызы,
    ТР Мәгарифне үстерү институтының мәгарифне үстерү стратегияләрен тормышка ашыру үзәге директоры
  2. «Хәрби түгәрәктән хәрби институтка кадәр».
    Автор эссесы (I номинация: «Хәзерге заман остазы: киләчәккә адым»)
    Ширяев Александр Иванович,
    Зәй шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең ОБЖ укытучысы
  3. «Остазның цифрлы инструментлары» цифрлы белем бирү проекты. Авторлык методик эшләнмәсе (II номинация: «Остазның цифрлы инструментлары»)
    Исхакова Венера Наил кызы,
    «М.М.Вахитов исемендәге гимназия»нең инглиз теле укытучысы
    Буа шәһәре
  4. «Һөнәри осталык мәктәбендә» яшь укытучыларның һөнәри үсешен активлаштыруның инновацион формалары. Остазлык программасының авторлык методик эшкәртмәсе (III номинация: «Иҗади дуэт»).
    Панкова Лариса Евгеньевна,
    башлангыч сыйныфлар укытучысы,
    Түбән Кама шәһәренең «27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
  5. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Фикердәшләр» челтәр проекты. Остазлык программасының авторлык методик эшкәртмәсе (IV номинация: «Ашыгыч остазлар ярдәме»).
    Татар телендә чыгыш.
    Нәҗмиева Вәсилә Госман кызы,
    татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
    ТР Кукмара муниципаль районының 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Семинарда (вебинарда) катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://clck.ru/NL2UG

Семинар (вебинар) 15 майдан башлап ТР Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайтында яңалыклар блогында Остазлык мәктәбе битендә урнаштырылачак. Чара нәтиҗәләре буенча теркәлгән катнашучылар электрон рәвештә сертификатлар алачак.