• Русский
  • Татарча

Кабаттан әзерләү һөнәри программасын гамәлгә ашыру кысаларында дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып сессия үткәрү турында

2020 елның 20 апреленнән 8 маена кадәр "ТР Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең лингвистика лабораториясе тарафыннан дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып "Алман теле. Икенче чит тел", "Француз теле. Икенче чит тел" кабаттан әзерләү өстәмә һөнәри программалары буенча өченче сессия оештырылды һәм үткәрелде.

20.04.2020-29.04.2020 көннәрне курсларны тыңлаучылар расписание буенча дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып видеоконференцэлемтә аша ZOOM платформасында, шулай ук «Дистанцион укыту» бүлегендә укытучылар белән шөгыльләнделәр.

30.04.2020-8.05.2020 көннәрне тыңлаучылар ТР Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайтында «Дистанцион укыту» бүлегендә үз логины һәм серсүзе буенча "Чит телне укытуда заманча алымнар" дистанцион модулендә эшләделәр.

Уку барышында тыңлаучылар лекцияләр һәм практик дәресләрнең материалларын өйрәнделәр, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнаштылар.

Дәресләрнең яңа форматына карамастан, барлык тыңлаучылар да куелган бурычны үтәделәр.

1