8 май, 2020 - 16:03
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «Актуаль педагогика» журналы Бөек Җиңүнең юбилее елында проект башлап җибәрә, аның максаты – фронтовик педагогларның фотографияләрен институт сайтында һәм журнал битләрендә бастырып чыгару өчен җыю.
Моның өчен сездән:
- фронтовик укытучының фотосы
- Ф.И.О.
- дәрәҗәле исеме (билгеле булса)
- фронтовик вазифасы
- эш урыны, ТР торак пункты һәм районы исеме кирәк була.
Мәгълүматны 2020 елның 1 июненә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: ytv@list.ru.