• Русский
  • Татарча

Балалар бакчасында коммуникатив практика: парлап эшләү һәм кече төркемнәр өчен уеннар, биремнәр һәм күнегүләр

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсеше бурычларын тормышка ашыру буенча педагогларның компетентлыгын арттыру максатыннан, 2020 елның 6 маенда Мәскәү шәһәренең «Русское слово» нәшрияты тарафыннан «Коммуникатив практика: уеннар, биремнәр һәм күнегүләр» темасына мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен вебинар форматында семинар үткәрелде.

Семинар эшендә "Мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы һәм методикасы" юнәлеше буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасын тыңлаучылар катнашты (куратор - ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Р.И. Латыйпова).

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсеше бурычлары балалар эшчәнлегенең төрле төрләре аша ачылды:

  • Уен эшчәнлеге.
  • Тикшеренү эшчәнлеге.
  • Сынлы сәнгать эшчәнлеге.
  • Фән эшчәнлеге..
  • Танып белү эшчәнлеге.
  • Коммуникатив эшчәнлек.
  • Конструктив эшчәнлек.
  • Проект эшчәнлеге.

Чара дәвамында үткәрелгән практик күнегүләр һәм биремнәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячеләренең һөнәри компетентлыгын үстерүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уен эшчәнлеген оештыруда ярдәм итте.

Чарада катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларда коммуникатив күнекмәләрне үстерү проблемалары һәм аны уен эшчәнлеге аша хәл итү турында фикер алыштылар, шулай ук чараның гамәли-юнәлешле характерда булуын һәм аны актуаль форматта оештыруны билгеләп үттеләр.





1

2

3

4

5

6

7

8


9