• Русский
  • Татарча

Квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашыру

2020 елның 09 апреленнән 22 апреленә кадәр «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «ФГОС шартларында кече мәктәп укучыларының дәреслек һәм дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру» проблемалары буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды. Дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып 30 педагогик хезмәткәр укытылды.

Программа кураторы - Җамалетдинова З.И., педагогика фәннәре кандидаты, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты.

Программага видеолекцияләр, видеомөрәҗәгатьләр, онлайн-консультацияләр, виртуаль стажировка, мөстәкыйль өйрәнү өчен материаллар, челтәр берләшмәләренә сылтамалар, нәшриятлар вебинарлары кертелгән.

Тыңлаучылар педагогик эшчәнлектә кирәкле һөнәри компетенцияләрне камилләштерү мөмкинлеге алган өчен рәхмәт белдерделәр.