• Русский
  • Татарча

«Укучыларны дистанцион укытуны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен цифрлы инструментларга күзәтү» вебинарлар сериясе

Хөрмәтле коллегалар!

2020 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысасында мәктәп педагоглары өчен «MyOwnConference.ru, Webinar.ru» вебинарлар уздыру мәйданчыкларының функциональ мөмкинлекләренә күзәтү» дигән вебинар үткәрде.
Вебинар язмасын сылтама буенча: https://youtu.be/L22lvE07BRg, шулай ук ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында «Дистанцион укуны оештыруны методик яктан тәэмин итеп тору», Вебинарлар. битендә карарга мөмкин.
Вебинар программасы:

  • «Вебинарлар үткәрү өчен мәйданчыкларның функциональ мөмкинлекләренә күзәтү: MyOwnConference.ru, Webinar.ru» – Галиева Айсылу Зөфәр кызы, ТР Мәгарифне үстерү институты Мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре
  • ««Ачык мәктәп 2035» платформасының функциональ мөмкинлекләренә күзәтү» – Гаязова Нурия Тәлгать кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге җитәкчесе