• Русский
  • Татарча

«Укучыларны дистанцион укытуны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен цифрлы инструментларга күзәтү» вебинарлар сериясе

Хөрмәтле коллегалар!

2020 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысасында мәктәпләр педагоглары өчен «Дистанцион белем бирүне гамәлгә ашырганда Google-документларны файдалануның өстенлеге» дигән вебинар уздырды.
Вебинар язмасын сылтама буенча: https://youtu.be/Bhrdla2FerU, шулай ук ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында «Дистанцион укуны оештыруны методик яктан тәэмин итеп тору», Вебинарлар. битендә карарга мөмкин.
Вебинар программасы:

  • «Дистанцион белем бирүне гамәлгә ашырганда Google-документларны файдалануның өстенлекләре» – Басараб Светлана Сергеевна, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары
  • ««Ачык мәктәп 2035» платформасының функциональ мөмкинлекләренә күзәтү» – Гаязова Нурия Тәлгать кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге җитәкчесе