2020 елның 23 апрелендә «Ачык класс» проекты кысаларында ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының башка белгечләре өчен «Дистанцион белем бирүне оештыру. Социаль изоляция чорында ата-аналарга психологик ярдәм» мәгариф вебинары үткәрелде.
Вебинарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИУЭП) оештырды.
Чараның модераторы ТР Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлеге буенча проректор Яковенко Т.В. белем бирүнең яңа формасына күчү шартларында педагогик бергәлектә булган кыенлыкларны ачыклау максатында ТР Мәгарифне үстерү институты үткәргән мониторинг нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
КФУның «Н.И. Лобачевский исемендәге лицей» директоры Е.Г. Скобельцына лицейда дистанцион белем бирүне оештыруның уникаль тәҗрибәсен презентацияләде.
ТР Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты И.И. Лушпаева ата-аналар өчен социаль изоляция шартларында балаларның психологик сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәрдәй тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының уку эшләре буенча декан урынбасары, доцент Н.В. Ванюхина ата-аналарга яшүсмерләрнең яшьтәшләре белән аралашырга теләвен хупларга һәм балаларга үзләре өчен яраткан һәм әһәмиятле эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә киңәш итте.
ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртибен профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Э.Х. өйдә балаларга нәтиҗәле белем бирүне оештыру өчен шартлар тудыру турында сөйләде.
Әзерлек чорында һәм онлайн 150 дән артык сорау килде, җаваплар ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында «Ачык класс» проекты бүлегендә урнаштырылачак.
Трансляциягә тоташа алмаган кешеләр өчен вебинар язмасын https://ieml.ru/openclass сылтама буенча күчеп алырга мөмкин.