• Русский
  • Татарча

«Укучыларны дистанцион укытуны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен цифрлы инструментларга күзәтү» вебинарлары сериясе

Хөрмәтле коллегалар!

2020 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысасында мәктәп педагоглары өчен «Дистанцион укытуны гамәлгә ашырганда Google Forms'ны файдалануның өстенлеге» вебинарын уздырдылар.
Вебинар язмасын https://youtu.be/UR46Ce8CehI сылтамасы буенча, шулай ук ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында «Дистанцион укуны оештыруны методик яктан тәэмин итеп тору», Вебинарлар. битендә карарга мөмкин.
Вебинар программасы:

  • «Дистанцион укытуны гамәлгә ашырганда Google Forms куллануның өстенлекләре» – Родионов Константин Александрович, Казан шәһәре «177 нче лицей»ның информатика һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы
  • ««Ачык мәктәп 2035» платформасының функциональ мөмкинлекләренә күзәтү» – Гаязова Нурия Тәлгать кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге җитәкчесе