• Русский
  • Татарча

Һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Урта һөнәри белем бирү мәгариф программаларын гамәлгә ашыру шартларында дәрестән тыш эшчәнлекне проектлаштыру технологияләре» республика семинары

2020 елның 28 апрелендә һөнәри белем бирүне үстерү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан һөнәри белем бирү оешмаларының укыту-методик һәм укыту-җитештерү эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен «Урта һөнәри белем бирү мәгариф программаларын гамәлгә ашыру шартларында дәрестән тыш эшчәнлекне проектлаштыру технологияләре» дигән республика семинары уздырылды.

Вебинар һәм видеоконференция форматында оештырылган семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы көллият һәм техникумнардан 75 вәкил катнашты.

Семинарда урта һәм урта һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә төп гомуми белем базасында гамәлгә ашырыла торган урта һөнәри белем бирү программасы структурасын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Уку-методик яктан дәрестән тыш эшчәнлекне тәэмин итү проблемасына аерым игътибар бирелде.

Һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләренә методик ярдәм күрсәтү максатыннан «Урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында дәрестән тыш эшчәнлекне проектлау»дигән методик тәкъдимнәр әзерләнде.